«Медицина десанты»: адреслы медицина ярдәме, сәламәтлек дәресләре

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

ТР Яшьләр эшләре министрлыгында «Медицина десанты» акциясенә йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының территорияләр һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Наталья Пивоварова һәм Зәй районы башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Лариса Федотова катнашты.

Үзенең сәламләү чыгышында Лариса Федотова, акциядә катнашучыларны районга медицина хезмәткәрләре сыйфатында кире кайтаруга өметләнүен билгеләп үтте.

Акциянең нәтиҗәләре турында проектның авторы, «Медицина десанты» отряды командиры Кристина Сидорова сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, «Медицина десанты» проекты - «іВолга 2018» алтынчы яшьләр форумында җиңүче. Акция 25 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Зәй районында уздырылды, 7 төбәктән студентлар медицина отрядлары студентлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International