30 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Мәскәүдә Халыкара хокук буенча Бөтендөнья бәйгесенең Россиякүләм этабы узды.
Һәр команда өч судьядан торган суд коллегияләре алдында дүрт матч барышында дәгъвачы һәм җаваплы дәүләт позициясен тәкъдим итте. Сайлап алу матчлары нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар югары раундларга кертелделәр һәм финалга чыгучылар билгеләнде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Татарстан вәкилләрен иң яхшы региональ команда дип таныдылар һәм Вашингтон шәһәрендә (АКШ) уздырылган халыкара этапка сәфәр белән бүләкләделәр. Михаил Шуганов һәм Денис Кәримов конкурсның иң яхшы спикерлары унлыгына керде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен бәйгедә 100дән артык ил һәм 680 юридик факультет катнаша, конкурсның теле - юридик инглиз теле. Бәйгенең судьялары итеп халыкара хокук өлкәсендә махсуслашкан һәм инглиз телен ирекле белүче Россия һәм чит ил юристлары билгеләнде.
Белешмә:
Филипп Джессоп исемендәге бәйге 1959 елда Халыкара хокук буенча ярыш буларак оештырыла. Бүгенге көндә Джессоп конкурсы-дөньяда иң танылган студентлар суд ярышы. Ел саен анда дөньяның 100 иленнән 700 юридик югары уку йортларыннан 3000гә якын студент катнаша. Россиядә бәйге инде 18нче тапкыр үткәрелә.