Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан вузларында тәрбия эшләре буенча проректорлар булырга тиеш»

2019 елның 8 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашты. Чара Россия фәне көненә багышланган иде. Утырышта Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Боровская, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Очрашу башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан югары уку йортларының фәнни-тикшеренү проектлары күргәзмәсе белән танышты.

Татарстан Президенты вузларга студентларны тәрбияләү бурычы торуын билгеләп үтте. Вузларда әлеге эш тәрбия эше яки идарә итү буенча проректорларга йөкләнгән. «Без әлегә эшләп бетермибез. Бу мәсьәләне мин берничә тапкыр күтәрдем. Минем тарафтан эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге критерийлары исемлегенә тәрбия эшен кертү турында йөкләмәләр бирелде инде.  8 меңнән артык укучы булган вузларда тәрбия эшләре буенча проректорның штат вазыйфасын кертергә кирәк. Системалы эш булса-вәзгыять күпкә тотрыклы булачак, - дип ышаныч белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Бу юнәлештә республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә эшне системага салу бик мөһим. ».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстанда 46 югары уку йорты эшли, 147 мең студент белем ала.

Очрашу кысаларында югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләр вәкилләре тикшеренү эшләренә ярдәм итү, мәгълүмати технологияләр өлкәсен үстерү, тулай торакларда урыннар җитмәү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International