Ел саен үткәрелә торган «Бөек Җиңү геройлары» Бөтенроссия әдәби конкурсының сайлап алу этабы дәвам итә. Конкурс яшь буында ватанпәрвәрлек һәм герой-сугышчыларның батырлыгы өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Әдәби эшләр - «проза», «поэзия», «публицистика», «рәсем», «җыр» һәм башка номинацияләрдә кабул ителә. Бәйге эшләре рус телендә язылырга тиеш.
Катнашу өчен гаризалар агымдагы елның 10 маена кадәр кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен гариза калдырырга һәм конкурсны үткәрү шартлары белән сайтта танышырга мөмкин.