Масштаблы спорт чарасы – «Россия чаңгы юллары-2019» бүген Казанның өч мәйданчыгында узды. Төп старт Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында булды. 20 меңгә якын кеше катнашкан чара тантаналы чарадан башланды.
Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәләмләде.
Чарада ведомство җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шул исәптән ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров һәм башкалар катнашты. Татарстан башкаласында яшәүче 93 яшьлек Петр Яльдиряков спорт вакыйгасында иң өлкән катнашучы иде.