Татарстан башкаласында Республикакүләм «Татарстан талантлар берлеге» бәйгесе узачак

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

30 мартта Казанда Республикакүләм «Татарстан талантлар берлеге» бәйгесе узачак. Ул «Россия талантлар берлеге» Халыкара музыка һәм бию академиясенең XXV иҗат сезоны кысаларында сайлап алу туры булып торачак.

Бәйге 4 номинация буенча уздырыла: вокал, хореография, инструменталь башкару, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Чикләрсез дөнья». Бәйге кысаларында бушлай мастер-класслар уздыру планнаштырыла.

Гаризалар 2019 елның 25 мартына кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат белән телефон аша танышырга мөмкин: 8(495) 571-92-61, 8(926)8431388, festival@souztalantov.com, яисә, соц.челтәрләрдә: https://vk.com/souztalantov.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International