Татарстанда Россия Студентлар отрядлары көнен билгеләп үтәчәкләр

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Россия Студентлар отрядлары көне кысаларында Татарстан районнарда бердәм эш көннәре, акцияләр һәм башка бик күп чаралар үткәрү планлаштырыла.

Бәйрәм декадасы кысаларында Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары эшчәнлеген үстерү мәсьәләсе хөкүмәт дәрәҗәсендә каралачак: 15 февральдә Ведомствоара координация советы утырышы узачак.

17 февральдә Казанның «Черек күл» паркында бәйрәм чарасы узачак, анда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан студентлар отрядлары вәкилләре катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International