Владимир Путин белән эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. «Балалар җәйге сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлау буенча өч еллык проектны башлап җибәрәбез. 94 объектны үз эченә алган элеге проектны гамәлгә ашыру өчен 7-7,5 миллиард сум каралган. Без лагерьләрнең нинди булырга тиешлелеге буенча стандартлар булдырдык: спорт, мәдәни үзәкләр, барлык нормаларга җавап биргән туклану урыны һ.б.. Минем уйлавымча, өч ел эчендә без мәсьәләне хәл итәчәкбез», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Белешмә:
2018 елда Татарстан Республикасының 14 районында 14 балалар сәламәтләндерү лагере ремонтланган, 6 объект төзелгән, 1 балалар сәламәтләндерү лагеренда реконструкция үткәрелгән. 2019 елда программа 15 районның 22 объектында гамәлгә ашырылачак.