Яшьләр министрлыгында волонтерлар елына йомгак ясадылар

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгында волонтер елына йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анна Синеглазова һәм республика муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.

Очрашу кысаларында Анна Синеглазова бөтен республикада уздырылган чаралар буенча волонтерлар эшенә йомгак ясады һәм аларның уңышларын җиткерде.  Айрат Мөбарәкшин үз чиратында 2019 елга волонтерларның эш планын тәкъдим итте һәм аның үсеш перспективалары турында сөйләде.

Очрашуга йомгак ясап, Анна Захматова барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм район делегацияләре вәкилләренең сорауларына җавап бирде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында волонтерлык берләшмәләрдә катнашучылар саны 57832 кеше тәшкил итә, волонтерлык берләшмәләренең саны – 1028.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International