13 февральдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов «Яшь Гвардия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы съездында катнашты. Съездны карау кысаларында министр «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак белән очрашты. Съездның төп темасы – «алгарыш сәясәте» һәм яшь гвардиячеләрне 2019-21 елларда булачак сайлау кампанияләрендә катнашырга әзерләү.
Татарстан Республикасыннан 5 кешедән торган делегация составында региональ штаб җитәкчесе Динар Бариев, Казан бүлеге җитәкчесе Диана Демина һәм Татарстан Республикасы Яшь гвардия төбәк бүлеге активистлары бар иде.