«Җиңү» хәрби-спорт уенының төбәк этабы башланды

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген «Патриот» үзәгендә «Җиңү» хәрби-спорт уенының төбәк этабы старт алды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары – гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Роман Беляков, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, «Юнармия» хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең баш штабы башлыгы урынбасары, Олимпия чемпионы Елена Слесаренко һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләр грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәкләр, шулай ук «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уеннары финалында республикабызны тәкъдим итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International