Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттаховның Россия студентлар отрядлары көне белән котлавы

2019 елның 17 феврале, якшәмбе

Кадерле дуслар!

Россия студентлар отрядлары көне белән котлыйм!

Меңләгән кеше гомеренең аерылгысыз өлешенә әверелгән, бай тарихы һәм гореф-гадәтләре белән беррәттән заманча булган студентлар отрядлары бүген дә актуаль. Студентлар отрядлары яшьләргә практик тәҗрибә алырга, мөмкинлекләрен киңәйтергә, сайлаган һөнәрдә үзләрен тормышка ашырырга ярдәм итә.

Хәрәкәт оешкан вакыттан ук, төзелеш отрядлары ил өчен бик мөһим булган шәһәрләр, зур предприятиеләр һәм объектлар төзүдә катнашкан. 2019 елдан башлап студентлар хезмәт отрядлары Татарстанда гамәлгә ашырылучы «Җәй – балаларга» дип аталаган балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыруда да катнашачаклар.

Студентлар отрядларының барлык вәкилләренә дә һөнәри уңышлар, иҗади яшьлек онытылмаслык хис – кичерешләр телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International