Бүген, 17 февральдә, Россия Студентлар отрядлары көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары үзәге «Черек күл» паркы шугалагында бәйрәм чарасы оештырды.
Котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов чыгыш ясады: «бүген искиткеч көн, бәйрәм. Студентлар отрядлары - бай тарихы, зур традицияләре булган иң зур яшьләр оешмасы», - дип белдерде министр.
Котлауларга Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары Евгений Ефимов та кушылды.
ТР Студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге директоры, Идел буе федераль округының студентлар хезмәт отрядлары штабы җитәкчесе Василий Ислаев үзенең чыгышында 2020 елда Казанда Бөтенроссия студентлар отрядлары слетын үткәрү планлаштырылуын билгеләп үтте.