«Сәләт» йортында ораторлык осталыгы һәм нәтиҗәле коммуникацияләр буенча тренинг узды. Спикер сыйфатында «Россия лидерлары» бәйгесе финалисты Рөстәм Гомәров чыгыш ясады.
Берничә дистә кешедән торган аудитория, чыгыш ясаганда үзеңне ничек дөрес торырга һәм үз фикереңне формалаштыру буенча белемнәрен яңарттылар. Моннан тыш, иң актив тыңлаучылар ораторлык осталыгын үстерү буенча күнегүләрдә катнашты.