Казаннан Красноярскка: волонтерлар эстафетасы

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасыннан 50 волонтер Красноярск шәһәрендә XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада волонтерлары командасы составына керде.

Татарстанлылар төп позицияләргә – милли делегацияләр атташесы, FISU (Халыкара студентлар спорты Федерациясе) гаилә атташесы, функцияләр супервайзерлары, спорт программасы волонтерлары, протокол һәм медицина хезмәтләре волонтерлары сайлап алынды. Уеннар башланыр алдыннан волонтерлар дистанцион белем алды.

Исегезгә төшерәбез, XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада Красноярск шәһәрендә 2-12 мартта узачак. Уеннарда 11 спорт төрендә 76 комплект медаль уйнатылачак. Универсиадага дөньяның 50 иленнән спортчылар һәм кунаклар киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International