19 февральдә Казанда балалар һәм яшьләрнең ялын оештыручы белгечләр өчен «Балалар һәм яшьләр кыйммәтләрен формалаштыруда лагерьнең роле», дип аталаган төбәкара семинар башланып китте.
Семинар кысаларында яшьләр сәясәте корпоратив университеты химаясендә яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре өчен компетенциял паспортлары булдырылачак. Һәр белгеч өчен индивидуаль һөнәри үсеш траекториясе билгеләнәчәк.
Семинар ачылышында Татарстан Премьер-министры урынбасары, балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева катнашты. Ул 2019 елга җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең өстенлекле бурычларын билгеләде.
4 көн дәвамында семинарда катнашучылар лагерьларда тәрбия эше программасын формалаштыру үзенчәлекләрен тикшерәчәк, шул исәптән яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, деструктив тәртипне профилактикалауга юнәлтелгән модульләрне дә карау планнаштырылган. Моннан тыш, семинарда катнашучылар профильле программаларның иң яхшы практикаларына анализ ясаячаклар һәм тәҗрибә уртаклаша алачаклар.
Исегезгә төшерәбез, ел саен Татарстанда балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча комплекслы программа гамәлгә ашырыла.