Анна Захматова: «Патриотик тәрбия – яшьләр сәясәтендә мөһим юнәлешләренең берсе»

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Казан югары танк команда училищесында яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү темасына брифинг узды.

Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, ТР ДОСААФ региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Дамир Данниулов, «Юнармия» патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы башлыгы Александр Бородин, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина катнашты.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, Татарстанда 400 дән артык яшьләр оешмасы патриотик тәрбия бирү буенча эшләр алып бара.

«Күпмилләтле республика өчен патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе өстенлекле булып тора. Бу тел мәсьәләсенә генә түгел, халык тарихы, милли костюм, милли кухня мәсьәләләренә дә кагыла Республикада ел дәвамында 2 меңнән артык  патриотик акция уза. Иң зур чаралар  булып гадәттәгечә «Үлемсез полк» һәм «Җиңү волонтерлары» акцияләре тора», - диде ул.

Узган ел республика юнармиячеләре «Юнармия» төбәк бүлекләренең гомумроссия рейтингында икенче урынны, Идел буе федераль округында беренче урынны алды, дип сөйләде Александр Бородин.

Патриотик тәрбия бирүгә республиканың хәрби комиссариаты зур өлеш кертә. ТР хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренчә, узган ел Татарстаннан 6 меңнән артык егет Россия кораллы көчләренә хәрби хезмәткә киткән.

Анна Захматова үз чыгышында патриотик тәрбия – яшьләр сәясәтендә мөһим юнәлешләренең берсе, дип билгеләп үтте: «Яяшьләрне гражданлык-патриотик рухта тәрбияләү өчен шартлар тудыру мөһим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International