Владимир Путин: «Яшьләр үзләрен күрсәтә алсын өчен, без шәхси үсеш проектлары һәм бәйгеләр системасын булдырдык»

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

РФ Президенты Владимир Путин унбишенче тапкыр Федераль Җыенга юллама белән мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында дәүләт башлыгы илдәге эшләр торышына һәм киләчәккә төп бурычларны билгеләде.

РФ Президенты үз чыгышында, яшьләрне проектлар һәм бәйгеләр тәкъдим итә торган мөмкинлекләрдән актив файдаланырга чакырды: «Сезнең талантыгыз, энергия, сәләтегез – Россиянең иң көчле өстенлекләре арасында. Без моны аңлыйбыз һәм бәялибез. Яшьләр үзләрен күрсәтә алсын өчен, без шәхси үсеш проектлары һәм конкурслары системасын булдырдык. Болар барысы да сез әлеге мөмкинлекләрне куллансын өчен булдырыла, бу мөмкинлектән актив файдаланырга, үз хыялларыгызны һәм планнарыгызны тормышка ашырырга чакырам».

Владимир Путин шулай ук, Россия компанияләрен һәм эшлекле берләшмәләрне дә проектка кушылырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International