Казанда «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасының күчмә Кубогына кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиада узды. Чара Ватанны саклаучылар көненә һәм Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган иде.
Уенда Татарстан Республикасының барлык кадет мәктәп-интернатларыннан 15 команда катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча I урынны Саба районының Икшермә кадет интернат - мәктәбе командасы, II урынны Актаныш кадет интернат - мәктәбе һәм III урынны Татарстан кадет корпусы командасы алды. Җиңүчеләр грамота, кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.