Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында «Безнең Җиңү» IV республика патриотик медиаконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурсның максаты: Татарстан Республикасы яшьләренең заманча гражданлык позициясен чагылдыручы медиаконтент булдыру юлы белән яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләү. Бәйгедә барлыгы 846 видео һәм 1023 фото эш катнашты. Жюри карары белән 24 җиңүче билгеләнде.
Чарада Россия Федерациясе Герое, Чистай районының «Патриот» Әфган һәм Чечня сугышлары ветераннары иҗтимагый оешмасы президенты Алексей Кораблев, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков һ.б. катнашты.
Үз чыгышында Алексей Кораблев ассызыклаганча, сугыш - ул физик һәм эмоциональ яктан кеше өчен авыр сынау. Короблев үзен герой дип санамый, аның аңлавында патриот – Ватанны яратучы кеше.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Алексей Кораблев Төньяк Кавказ төбәге территориясендә контртеррористик операция үткәргәндә күрсәткән батырлыгы өчен Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булган.