Казанда WINTER VELO GAMES, BMX һәм MTB контест узды.
Контест Казаннан һәм Йошкар-Оладан 25тән артык катнашучы җыйды. Һава торышы шартларына карамастан, райдерлар кыю рәвештә шуып, кыйммәтле бүләкләр өчен көрәште. Барлык катнашучылар да югары дәрәҗәдәге әзерлек күрсәттеләр һәм тамашачыларны кыю трюклар белән шаккаттырдылар.
Контестта граффити мәйданчыгы тәкъдим ителде. Үзләренең иҗаты белән Казанның граффитчылары: Шамил Такаши, Денис Упс, Алексей (Merz) һәм Юркий чыгыш ясады. Барлык чара музыка белән Dj Market Tv белән үрелеп барды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, URAM (URban Art Movement) - урам культураларын һәм заманча сәнгатьне үстерү буенча ел әйләнәсендә эшләүче проект.