Журналистлар беренче тапкыр Татарстанның күпмилләтле мәдәнияте һәм татар халкының мәдәни коды турында документаль фильм төшерәчәкләр. Республиканың уникаль үзенчәлекләре «Созвездие-Йолдызлык» фестивале призмасы аша күрсәтеләчәк. Фильмның сюжет линияләренең берсе – татар халкының үз балаларына карата мөнәсәбәте, аларда сәнгатькә, туган телгә, тарих һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү аша югары әхлакый сыйфатлар һәм туган якка карата дустанә мөнәсәбәт булдыру.
Фильмны 47 көн дәвамында Татарстанның төрле почмакларында төшерәчәкләр.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов: «Федераль телеканал тарафыннан Татарстан мәдәнияте турында мондый фильм беренче тапкыр төшерелә».