2019 елда Татарстанда 9 яшьләр үзәге төзекләндереләчәк

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәкләрендә булды. Әлеге яшьләр үзәкләре 2018 елда капиталь ремонт һәм яшьләр үзәкләренең матди базасын ныгыту программасы кысаларында өлешчә ремонтланды, быел ремонтны тәмамлау максатыннан әлеге объектлар программага кабат кертелде.

Яшьләр үзәкләрен реновацияләү проектларын эшләүдә яшь архитекторлар катнаша. Тәкъдим ителгән архитектура карарлары, үз чиратында, булачак объектларны тулыландыру концепциясенә бәйле. «Нур» яшьләр үзәге проекты узган көздә «МАРШ» архитектура воркшопы кысаларында эшләнгән иде.

«Нур» яшьләр үзәге базасында клуб берләшмәләре урнашкан: шәһәр студентлар советы, чит ил студентлары ассоциациясе, «Интеллект» клубы, «Мизгел» милли мәдәният клубы, татар КВН лигасы һәм башкалар.

«Шатлык» яшьләр үзәге эшчәнлегенең төп юнәлеше – талантлы һәм сәләтле яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, үзешчән һәм профессиональ сәнгать иҗатын үстерү, татар халкының мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклау.

Министр шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылган Шәһәр Советының XXX утырышында катнашты. Утырыш башланганчы Дамир Фаттахов шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары оештырган күргәзмәне карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International