Татарстанда «Кар десанты» бөтенроссия патриотик иреклеләр акциясе уза

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

25 февральдән 5 мартка кадәр Татарстан Республикасының Буа районында «Кар десанты» бөтенроссия патриотик иреклеләр акциясе уза.

Татарстанда «Кар десанты» отряды район халкы өчен социаль акцияләр уздырачак: авыл җирлекләрендә һәм социаль әһәмиятле объектларда өлкәннәргә һәм ялгыз кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә булышачак, мәктәп укучылары, Буа районы халкы өчен мастер-класслар һәм концерт оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International