Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона турлары башланды

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Республика буенча XIX Ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада сәнгате «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этаплары башланды. Фестивальнең быелгы сезоны Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына багышланган.

«Созвездие-Йолдызлык» традицион рәвештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе химаясендә узачак. Ел саен фестивальдә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 60 меңнән артык сәләтле бала катнаша.

Зона этаплары 10 географик зонада түбәндәге номинацияләр буенча узачак: «хореография», «вокал», «конферанс». Зона турларының җиңүчеләре Казанга фестивальнең суперфиналына чакырылачак.

Фестиваль нәтиҗәләре 19 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта ясалачак, анда төп призлар тапшырылачак һәм Гран-при ияләре игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International