Чаллыда бөтен Россиядән яшьләр театрлары җыелачак

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

6 нчы марттан 10 нчы мартка кадәр Яр Чаллы шәһәрендә дәүләт татар драма театры һәм «Ключ» яшьләр театры сәхнәләрендә «Гамәлдәге затлар – 2019» XV Бөтенроссия үзешчән театр фестивале узачак.

Конкурс спектакльләрен бәяләү өчен 7 кешедән торган катнаш профессиональ жюри формалаштырыла.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Тулырак мәгълүмат белән https://vk.com/deistvo2019 танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International