1 март (җомга) сәгать 10:00 «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Кадрлар резервы» Республикакүләм яшьләр проектының X сезоны ачыла. Катнашучылар яшьләр эшләре министры Дамир Фаәттахов белән очрашачак һәм аңа үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирә алачак.
«Кадрлар резервы» проекты талантлы яшьләрне сайлап алуга, үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проект көндезге һәм дистанцион белем бирү этаплары сериясеннән гыйбарәт, проект нәтиҗәләре буенча «резервчылар» дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында, эре предприятиеләрдә эшләү мөмкинлеге ала.
2019 елда проектта катнашу өчен Татарстанның 33 муниципаль берәмлегеннән 1371 гариза бирелгән.