Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең вакыт – Безнен Заман» фестиваленең зона этапларын мәгълүмати яктыртуны киңәйтергә тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген ел саен үткәрелә торган эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале активистлары һәм җиңүчеләре белән очрашуда әйтте.
«Гала-концерт кына түгел, зона этаплары да мөһим. Әйдәгез, бу турларны яктырту өчен программа эшлик. Зона ярышларында катнашучы кешеләргә үзләрен телевизордан күрү мөһим, ә кемдер туган кешесен күрсә - бу да бик күңелле бит. Иң мөһиме, катнашучылар һәркемнең мөмкинлекләре барлыгын аңласын», – диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү – соңгы елларда республикада хуплана торган өстенлекле юнәлеш, диде. «Татарстан икътисадының реаль секторы лаеклы рәвештә тәкъдим ителүенә аерым игътибар бирәбез. Эшче кеше - уңай мәнфәгатьләре һәм мавыгулары булган яхшы гаилә хуҗасы да ул», - диде ул.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов үз чыгышында эшләүче яшьләр – Татарстанда иң күп санлы яшьләр аудиторияләренең берсе, дип ассызыклады. Бүген республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында 400 меңнән артык яшь кеше хезмәт куя. «Эшләүче яшьләр өчен бу концертта катнашу гына түгел, ә үсеш системасыда. Бу фестиваль республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә», - дип билгеләп үтте министр.
«Яшьләр белән эшләү системалы рәвештә оештырылырга тиеш, ләкин әлегә бөтен җирдә дә алай түгел. Моның сәбәбе - яшьләр сәясәтендә бердәм стандартлаштырылган алымнар булмау. Шуңа күрә бүген безнең министрлык эшче яшьләр берлеге белән берлектә предприятиеләрдә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру стандартын, шул исәптән бу эшне бәяләүнең төп күрсәткечләре системасын эшли», - дип өстәде Дамир Фаттахов.
Очрашуга йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов, фестиваль, предприятиеләр җитәкчеләре өчен яшьләр мохитенә чуму өчен менә дигән мөмкинлек булуын билгеләп үтте: «бу бик яхшы тәрбия формасы».