Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Красноярскта XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадасын ачу тантанасында катнашты. Тантана «Платинум Арена Красноярск»та узды.
Спортчыларны тәкъдим итү тантанасыннан һәм парадыннан соң чарада катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте.
Россия Президенты Россиядә узган эре спорт вакыйгаларын, шул исәптән Казандагы Универсиада-2013не, Сочидагы Олимпия уеннарын һәм Футбол буенча дөнья чемпионатын искә алды.
«Россия үзе катнашкан барлык эре спорт форумнарын лаеклы, шул ук вакытта югары дәрәҗәдә уздырды. Үз кунакларыбызны без һәрвакыт русча киң күңел белән каршы алабыз. Сезнең барыгызга да: спортчыларга, тренерлар штабларына һәм федерацияләргә спорт идеалларына тугры калганыгыз, аның иң яхшы традицияләрен үтәгәнегез өчен рәхмәт», - дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга.
«Барыгызны да ярышлар башлану белән тәбрик итәм һәм уңышлар, күркәм, матур җиңүләр телим.
XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасын ачык дип игълан итәм!» - диде Владимир Путин.
XXIX кышкы студентлар уеннары 2-12 мартта барачак. Беренче мәртәбә кышкы Универсиада Россиядә узачак. Барлыгы 11 спорт төрендә 76 комплект медаль уйнатылачак. Алдан узучы ярышлар җомга көнне старт алды, беренче медальләр 3 мартта тапшырылды.
Красноярскта Универсиадалар тарихында беренче тапкыр чаңгыда спорт ориентирлашуы һәм туплы хоккей ярышлары булачак. Моннан тыш, биатлон, тау чаңгысы спорты, кёрлинг, чаңгы узышлары, сноуборд, фигуралы шуу, фристайл, алкалы хоккей, шорт-трек буенча ярышлар барачак.