Яшь буында хәрби-патриотик җырлар нигезендә актив гражданлык-патриотик позициясен формалаштыру максатыннан Чистай районында «Дан сиңа, Солдат!» дип исемләнгән IV муниципаль әдәби-музыкаль композиция фестивале узды. Фестиваль «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (мәктәп) формированиеләре үзәге тарафыннан оештырылган мәгариф оешмаларының хокук бозуларны кисәтү отрядлары арасында оештырылды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган иде.
Фестивальдә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының республика үзәге директоры, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары киңәшчесе Андрей Рыков катнашты.
Чара нәтиҗәләре буенча I урын - «Витязь» хокук бозуларны профилактикалау отряды (5 нче мәктәп), II урын - «Хокукый академия» профилактика отряды (1нче Гимназия), III урын – «Ак күгәрчен» (Каргалы гимназиясе).
«Дозор» (КШИ) профилактика отрядлары һәм «Без» (яңа Чистай мәктәбе) отряды актив катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.