Яр Чаллыда «Плюс» Юниор-лигасының КВН финалы узды

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Яр Чаллыда «Плюс» Юниор-лигасының КВН финалы узды. Чемпион исеме өчен 6 команда көрәште: «Круговорот», «Алсу» (Түбән Кама), «Баклажан» (38 мәктәп), «Эксклюзив» (58 мәктәп), «Демокрит Стелит» (2 нче Гимназия) һәм «Продленка» (41 мәктәп).

Финал кысаларында команда 2 бәйгедә көч сынашты: визит карточкасы һәм «Йолдыз белән СТЭМ».

«Плюс» Юниор-лигасы КВН финалында «Баклажан» командасы җиңүче булды. Команда төп Юниор-лиганың 1/2 өлешенә эләгә һәм үзенең КВН сезонын дәвам итәчәк. Шулай ук жюри карары белән «Эксклюзив» командасын төп Юниор-лигасының ярымфиналына чакырылды.

 

Турнир таблицасындагы урыннар түбәндәгечә урнашты:

I урын – «Баклажан» (8,4 балл);

II урын – " Эксклюзив» (8,2 балл);

III урын – «Продленка» (8,0 балл);

IV урын – " Демокрит Стелит» (7,8 балл);

V урын – «Круговорот» (7,6 балл);

VI урын – «Алсу» (7,4 балл).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International