Танылган футболчылар Казан лицеенда «Футбол дәресе» үткәрделәр

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Казанның 110 нчы лицеенда танылган футболчылар «Футбол дәресе» үткәрделәр. Чарага Россия җыелма командасының элеккеге капитаны, «Челси» составында Англия чемпионы, региональ сәясәт һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча Россия футбол берлеге директоры Алексей Смертин, «Локомотив»ның элеккеге уенчысы, «Вест Бромвич Альбион», «Сток Сити» һәм Нигерия җыелмасының элеккеге уенчысы Питер Одемвингие, «Локомотив» составында ике тапкыр Россия чемпионы, Россия җыелма командасының элеккеге сакчысы Дмитрий Сенников, шулай ук 2018 елгы дөнья чемпионаты ФИФА Илчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина килгән иде.

«Футбол дәресе» 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты мирасын саклау проекты кысаларында узды. Мондый дәресләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау мәктәпләрендә узган. Спортчыларның планнарында Краснодар һәм Сочи мәктәп укучыларын да футбол уйнарга өйрәтү.

«Безнең төп бурыч футбол мирасын саклап калу. Мондый дәресләр белән без укучыларда футболга карата кызыксыну уятабыз», - дип ассызыклады Алексей Смертин.

Чараның беренче өлеше диалог формасында үтте. Укучылар кунакларга төрле сораулар бирделәр, уңыш серләре, кумирлары һәм башка мәсьәләләр белән кызыксындылар. Ачык диалогтан соң лицейның спорт залында танылган футболчылар һәм башлангыч сыйныф укучылары очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International