«Безнең Татарстан» форумына гаризалар кабул итәлә башлады. Сигез еллык тарихы булган форум 14-30 яшьлек республика яшьләренең яңа проектларын тәкъдир итү өчен тагын бер мәйданчык булачак. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр бөтенроссия яшьләр форумнарында катнаша алачак. Форумның 9 сезонында оештыру комитеты яңартылган 9 мәйданчык тәкъдим итте: «Инновацияләр территориясе», «Архитектура территориясе», «Мәдәният һәм сәнгать территориясе», «Эшкуарлык территориясе», «Игелек территориясе», «Ситуацион үзәкләр элементлары территориясе», «Спорт территориясе», «Кече ватан территориясе», «Гражданлык җәмгыяте территориясе». Мәйданчыкларның остазлары - Татарстанның эре компанияләре вәкилләре һәм мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәләрендә күренекле шәхесләр һәм башкалар. Форум Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм 3 этаптан тора. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, форум тарихында 8143 проект тәкъдим ителгән, анда 134 проект уңышлы тормышка ашырылган. Форум нәтиҗәсендә 64 проект федераль грант конкурсларында җиңү яулады. Форум нигезләмәсе белән ТР Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми порталында танышырга мөмкин. Гаризалар форумның сайтында www.forumtatarstan.com 25 мартка кадәр кабул ителә.