Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасының ундүртенче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм башкалар катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык мәгълүматларына караганда, Татарстан яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Бөтенроссия рейтингында лидер булып тора. Март аенда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашучылар республиканың уңай тәҗрибәсен билгеләп үттеләр.
Ул шулай ук узган елда республикада яшьләр эшләре министрлыгы төзелүен искәртте.
Дамир Фаттахов, үз чиратында, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы эше юнәлешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып, яшьләр мәнфәгатьләрен яклау, аларның белем алу, эшкә урнашу белән бәйле актуаль проблемаларын хәл итү торуын билгеләп үтте.