Әлмәт политехник техникумы студенты Европада стажировка узу мөмкинлеге алды

2019 елның 16 марты, шимбә

Бүген, һөнәри белем бирү оешмаларының студентлар үзидарәсе органнары арасында III Республика «Ел казанышы – 2018» премиясен тапшыру тантанасы узды. Әлмәт политехник техникумыннан Инсаф Низамиев Гран-при яулады һәм Европада стажировка узу мөмкинлеге алды. Премия кысаларында республиканың һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм студентлар коллективлары 16 номинациядә билгеләп үтелде: «Ел старостасы», «Ел интеллекты», «Елның иҗади шәхесе», «Ел спортчысы», «Ел журналисты», «Ел волонтеры», «Ел җәмәгатьчесе», «Гран – при», «Ел профессионалы» һ.б.

V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова барлык студентларны сәламләп: «Сездән көчле энергетика килә. Һөнәри белем бирү оешмаларында укуны сайлавыгыз бик шәп, чөнки укуны тәмамлаганда сез инде һөнәрле булып чыгасыз».

Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов үз чиратында, Яшьләр эшләре министрлыгы студентлар үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр табсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәген ассызыклады. «Сезнең, һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, хәзер үз премиягез бар, ул инде традициягә әверелде», - диде министр һәм һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International