Яшь эшкуар мәктәбе: укыту, бизнес-план әзерләү

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Казанда Яшь эшкуарлар мәктәбе (Яшь фермер) узды. Чарада авыл җирлегендә яшәүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр: яшь фермерлар, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һ. б. катнашты.

Чараның төп максаты - крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә үз бизнесларын башлап җибәрергә теләүчеләрне укыту, авыл яшьләре арасында эшмәкәрлекне бизнес-планлаштыру һәм популярлаштыру күнекмәләрен үзләштерү.

Мәктәп кысаларында катнашучылар бизнес планлаштыру, бизнес-план язу һәм әзерләү нигезләрен өйрәнделәр, «Яшь фермер» бәйгесенә грант гаризасын әзерләү буенча мастер-класслар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International