Татарстан башкаласында Татарстан Республикасы мәктәп компанияләре слеты узды. Чарада Татарстанның 15 мәктәп компаниясе катнашты. Чара кысаларында катнашучылар гамәли икътисад өлкәсендә алган күнекмәләрен берничә бәйге этабы кысылыранда күрсәттеләр. Нәтиҗәләр буенча «Вожатый 2.0» дип аталучы КДУның Лобачевский исемендәге лицей мәктәп компаниясе җиңүче булды. Команда 2019 елның апрелендә Ригада узачак Халыкара яшь эшкуарлар бәйгесендә Россия данын яклаячак. Бәйгедә җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.