«Таврида 5.0» форумына теркәлү дәвам итә. Форумга сайлап алуы 3 этапта үтә. Форумда 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган, тематик сменаларга сайлап алуы турын узган һәр кеше катнаша ала.
Быел форумда 3600гә якын яшь белгеч катнашуы көтелә, 12 смена үткәрү планлаштырыла, алар 2 этапта узачак.
Гаризаларны myrosmol.ru сайты аша бирергә була.