Бүген Казанда Татарстан студентлары лигасының туган көненә һәм Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылу бишьеллыгына багышланган «Кырым язы» яшьләр патриотик фестивале узды. Чарада Татарстанның әйдәп баручы вокаль һәм хореографик коллективлары чыгыш ясады, ә тамашачылар иң яхшы башкаручылар өчен тавыш бирде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнде:
1 урын – «Аҗаган» җыр ансамбле, КДУ, 50 000 сум күләмендә акчалата бүләк ияләре;
2 урын – «Выдумали» командасы, Казан педагогика көллияте, 30 000 сум күләмендә акчалата бүләк ияләре;
3 урын – «Ньюанс-механика» бию коллективы, КНИТУ, 20.000 сум күләмендә акчалата бүләк ияләре.
Фестиваль кунаклары арасында танылган галимнәр һәм спортчылар, сәясәтчеләр һәм бизнесменнар, шулай ук республикада да, аннан читтә дә танылган җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре бар иде.