Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Красноярск шәһәрендә узган XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадада Татарстан спортчыларының чыгышларына йомгак ясауга багышланган брифинг узды.
Чарада ТР Спорт министры Владимир Леонов, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов, шулай ук Красноярск шәһәрендә XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадада Татарстан Республикасы волонтерлар делегациясе җитәкчесе Алмаз Аскаров катнашты.
Владимир Леонов Татарстан спортчылары чыгышының төп нәтиҗәләре турында сөйләде.
Спортсменнардан тыш, Универсиадада 5 мең волонтер катнашкан, аларның меңе – чит шәһәрләрдән килгән, алар 36 илдән һәм Россиянең 62 субъектыннан, шул исәптән 50се Татарстаннан.