Бүген Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында «Республика потенциалы» бәйгесенә йомгак ясадылар.
Бәйге республика оешмаларында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, предприятиеләрдә һәм оешмаларда яшьләр белән актив эшне пропагандалау, шулай ук яшьләр белән эшләүнең иң яхшы тәҗрибәләрен тарату максатында үткәрелә.
ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов катнашучыларны сәламләп, Министрлыкның бурычлары турында сөйләде. Шулай ук ул Казанда узачак Бөтенроссия эшче яшьләр форумын да әйтеп узды.