Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе ярдәмчесе вазыйфасына гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе ярдәмчесе вазыйфасына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурста 18 яшьтән 30 яшькәчә теләге булган әр кеше катнаша ала. Конкурс яшьләр арасында терроризмга каршы көрәш өлкәсендә чаралар системасын камилләштерүгә, профилактикалау өлкәсендә лидерлар командасын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Гаризалар бирү кампаниясе 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс нигезләмәсе белән ТР Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми порталында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International