13 яшьлек Камил Бариевның хыялы «Теләк чыршысы» хәйрия акциясен үткәргәннән соң тормышка ашты

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

«Теләк чыршысы» акциясендә катнашучы 13 яшьлек Камил Бариев үзенең хыялын тормышка ашырды һәм яраткан «Уральские пельмени» тамашасы артистлары белән очрашты. Ул, аларның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган концертында булды. Очрашуда Максим Ярица, Ксения Корнева, Роман Постовалов, Дмитрий Соколов һәм Сергей Ершов катнашты.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елның декабрендә волонтерлар елы нәтиҗәләре буенча узган Россия Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләк чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты һәм өч баланың хыялын тормышка ашырырга алынды. Шуларның берсе Казаннан Камил Бариев булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International