Дамир Фаттахов Думаның физкультура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты каршындагы Эксперт советы утырышында чыгыш ясады

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты каршындагы «яшьләр сәясәте» юнәлеше буенча Эксперт советы утырышы узды. Утырышта Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов та катнашты, ул яшьләр сәясәтенең региональ норматив-хокукый базасын формалаштыруда Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Дамир Фаттахов Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен законнар белән һәм норматив тәэмин итү буенча төбәк тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Чара кысаларында шулай ук докладлар белән «Россия яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы» иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясе рәисе, Эксперт советы рәисе урынбасары Григорий Петушков, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгының югары белем һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ольга Чернышова, «Россия авыл яшьләре берлеге» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Юлия Оглоблина һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International