Казанда яшь нәшер итүчеләр өчен мәктәп оештырылачак

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

17 апрельдән 21 апрельгә кадәр Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәге һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган беренче нәшрият мәктәбе узачак. Чара ике өлештән торачак: тематик дәресләр һәм практик өлеш. Лекцияләргә керү ирекле, теркәлү буенча: http://tiny.cc/nos83y.

«Смена» нәшрият мәктәбе-китап бастыру белән шөгыльләнүче кешеләрне һөнәри әзерләү дәрәҗәсен арттыруга һәм китап чыгару белән кызыксынучы, әмма бу эштә тәҗрибәсе булмаган кешеләрне укытуга юнәлдерелгән проект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International