Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык коллегиясенең киңәйтелгән утырышы: дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга планнар

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы бинасында Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Утырыш 2018 елда эшчәнлек йомгаклары һәм 2019 елга дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру планнарын билгеләүгә багышланган иде.  Чарада шулай ук Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов та катнашты.

Утырыш кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова, Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Татьяна Лебедева һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International