Интеллектуаль олимпиада: 5 юнәлеш, 200дән артык катнашучы

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Саранск шәһәрендә студентлар арасында Идел буе федераль округының IV интеллектуаль олимпиадасы узды. Чарада Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 210 студент катнашты. Иң яхшыларны 5 юнәлеш буенча билгеләделәр. Олимпиада нәтиҗәләре буенча «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» номинациясендә Татарстан командасы 3 урын, «Программалаштыру» номинациясендә 2 урын һәм «Парламент дебатлары» номинациясендә 1 нче урынны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International