Мамадышта ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» XIX яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы гала-концерты узды. Тур нәтиҗәләре буенча жюри 54 коллективны сайлап алды, алар Казанда конкурсның финалында катнашачак. Сайлап алу этабы 1250гә якын конкурсант җыйды, алар жюри хөкеменә «Вокал», «Конферанс» һәм «Хореография» номинацияләрендә 342 номер тәкъдим итте. Оештыручылар сүзләренә караганда, Мамадыш районы мәдәният өлкәсендә яшьләр белән эшләү буенча иң яхшыларның берсе буларак сайланган.
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов фестивальнең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Тумановка «Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медаль тапшырды.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең елдан-ел катнашучылар саны арта бара. Әйтик, фестиваль елына җиде мең конкурсанттан башланган булса, хәзер бу сан 70-80 меңнән артып китә. Проект үзе тамашачылары арасында зур кызыксыну уята. «Созвездие-Йолдызлык» концертлары конкурс сайтында туры эфирда трансляцияләнә.
Алда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең тагын ике зона этабы бар, алар март ахырына кадәр дәвам итәчәк. Барлык зона этапларының финалистлары Казанда очрашачак, анда 14-18 апрельдә суперфиналлар узачак. Иң яхшылары гадәттәгечә гала-концертларда чыгыш ясаячак -19 апрельдә КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында, ә 29 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә Гран-при иясе игълан ителәчәк.