25-27 март көннәрендә Мөслим районы территориясендә «Кар десанты РСО» Бөтенроссия патриотик акциясе уза.
Акциядә КДУның Яр Чаллы институты, Кама дәүләт автомеханика техникумы, Кама төзелеш көллияте һәм Кама сәнгать һәм дизайн институты студентлары катнаша. Акция кысаларында активистлар өлкән яшьтәге һәм ялгыз кешеләргә ярдәм күрсәтәчәк, Мөслим районы авыл җирлекләрендә мәктәп укучылары һәм халык өчен мастер-класслар һәм концертлар оештырачаклар.