26-28 март көннәрендә Татарстан башкаласында «Яшь журналист юлы» дип аталган смена узды. Быел гариза бирү кампаниясендә катнашучылар саны 120 кеше тәшкил итте, икенче этапка 14-18 яшьлек балалар арасыннан 70 кеше үтте. Смена кысаларында балалар «мини - редакцияләр» командаларына бүленде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сменаның белем бирү программасы мастер-класслар һәм тренинглар, эшлекле һәм мәдәни уеннар, шулай ук танылган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы журналистлары белән очрашулар да үз эченә алган иде. Катнашучылар интенсив дәвамында үзләренең медиапроектларын булдырдылар. Проектларны яклау нәтиҗәләре буенча иң актив катнашучылар «Кроха» журналында стажировка узу мөмкинлеге алды.